ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
«Өлкән затлар кылган һәрбер гамәл-ямь һәм нур өсти безнең тормышка» дип аталган бу чарада мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар катнашачак.
Яшьләрдә көч куллануны, терроризмны, экстремизмны күрә алмау тойгысын, сабырлык хисләрен тәрбияләү максатында аларга “экстремизм”, “толерантлык” төшенчәләре аңлатылды, экстремистик эшчәнлекнең нәтиҗәләре мисалларда карап кителде. Әлеге чараны йомгаклап Дмитрий Семенов үзенең матур җырларын бүләк итте. 
Элеге эшнең максаты:  чишмәләр турында мәгълүмат  туплау, табигый байлык, изге урын буларак чишмәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Әлеге папкага авылыбыз чишмәләре тарихы, алар турындагы истәлекләр, чишмәләргә багышланган шигырьләр  тупланды.
Әйе, борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Күп кенә чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Чәчәкләр кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. 26 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Чәчәкләр дөньясында” исемле экологик сәгать үткәрелде. 

25 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә бер - береңә хөрмәт һәм бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан "Без төрле, тик без бергә" исеме астында китапларга күзәтү оештырылды.

“Милләтләр кроссы” Россия Федерациясе террирториясендә  үзенең катнашучылары белән киң колач алган ярышларның берсе. Бу ярышта  ничә яшьтә булуына карамастан, спортка хәзерлеге һәм мөмкинлеге  булган һәр граждан катнаша ала. “Милләтләр кроссы”сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. 26 сентябрь  көнне Олы Мишә укучылары  да бу ярышта катнаштылар. 11 сыйныф укучысы Мифтахова Алия икенче урынны яулады. Алга таба да бу ярышларда актив катнашырга чакырабыз.

1 октябрь –Өлкәннәр көне.Шул уңайдан  Баландыш  төп мәктәбендә 1-4 класслар арасында “Минем  яраткан әбием һәм бабаем”дигән исем астында рәсем ,5-6 класслар арасында  инша,7-9 класслар арасында бүләк әзерләү буенча конкурслар үткәрелә.  Барлык классларда да “Аларның хезмәте хөрмәткә лаек” темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелә.

Максабаш башлангыч мәктәбендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә терроризм һәм коррупциягә каршы  кичә уздырылды. Укучыларга экстремизм,терроризм төшенчәләре аңлатылды.  “Без тынычлык яклы” рәсем конкурсына йомгак ясалды.  Без террорга каршы! Илдә тынычлык булсын.

Уңыш җыючыларның шатлыгы зур: быелгы кишер, чөгендер дә,  эре булып  үскән. Җәй көннәрендә җирне йомшартып, чүп үләннәрен утап һәм  сулар сибү бушка китмәгән. Уңышны җыеп алып ,  сакларга куйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International