Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Әскәров Венер Ибрагимович, хөкемдар-тренеры Сафин Алмаз Зуфарович житәкчелегендә безнен район командасы да катнашты.
Балаларыбызның иртәсе иртәнге гимнастика белән башланып китә.Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе.
26 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары “Кросс Наций -2015” ярышында катнаштылар. Бу массакүләм чарада мәктәп яшендәге балалар да, оешма предприятия эшчеләре дә активлык күрсәттеләр.
Көзге уңыш җыю дәвам итә.Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә чөгендер,кишер,кәбестә алу өмәсендә катнаштылар.Уңышның бик мулдан булуы,барыбызны да шатландырды.
Шәтке авылы китапханәсендә 19 сентябрь көнне "Кояшкай" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Әкият иленең тылсымлы серләре" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә балалар укыган әкиятләрен сөйләделәр. Аерым геройларга анализлар ясалды.