17 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Терроризм – угроза обществу!» дигән почмак эшләнде. Анда буклет, брошюралар куелды. Монда кеше күп йөри торган җирләрдә шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән.
18 сентябрь көнне “Экстремизмга - юк” айлыгы кысаларында Максабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Халыклар дуслыгы яклы без. Көч куллануга каршы без” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Башта “Сак бул, экстремизм” темасына әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын. Конкурска нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.
Көзне һәркем үзенчә тасвирлый: алтын, салкын, юмарт, яңгырлы, боек. Ни генә дисәк тә, көз бик тә гүзәл чор, уңышлар җыелып амбарларга кергән, кыр эшләренә нәтиҗә ясар вакыт, мәктәпләрдә укулар башланган, кышкы салкыннарга әзерләнер вакыт. Салкын кышка да инде ерак калмады, ә урамда әлегә әбиләр чуагы, кояшның җылы нурларыннан ләззәт алып калыр вакыт. Шармыш авыл китапханәсендә “Әй, бу әкияти көз” дип исемләнгән фотолар конкурсы игълан ителде. Авылның яше-карты көзнең җылы, матур көннәрендә урамда газета журналлар, кызыклы китаплар укып рәхәт таба.
Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә физик үсеш шөгыльләрендә традицион булмаган алымнар кулланыла башлады: аэробика элементлары, ритмик күнегүләр гимнастикасы, уен, бию һәм башкалар. Үзәк балалар бакчасында тәрбиячелэр балалар белән еш кына аэробика элементлары кулланылган физик үсеш шөгыле һәм иртәнге гимнастика үткәрәлэр. Мондый төр шөгыльләрне балалар бик теләп башкаралар. Балаларда уйлау һәм уйлап табу сәләте көчәя. Уңай эмоцияләр балаларның саләмәтлегенә дә уңай тәэсир итә.