23 сентябрь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары белән “Добро пожаловать в Хранилище добра и знаний!” экскурсия булып үтте. Балалар өчен китаплар йортына мавыктыргыч сәяхәт әзерләнде, китапханә, китапка сакчыл караш төшенчәләренең мәгънәсе аңлатылды, әбүнә һәм уку залы ни өчен кирәк, киштәдән кирәкле китапны ничек эзләп табарга, китапханәнең куллану кагыйдәләре белән таныштырылды.
Балаларны биредәге китапларның күп булуы һәм матур итеп бизәлгән күргәзмәләр гаҗәпләндерде. Китапханәче алдан ук иң кызыклы, иң популяр һәм төсле буяулар белән эшләнгән китапларны әзерләп куйды. Биредә балалар шигырьләр сөйләделәр, бердәм рәвештә табышмакларга, әкиятләргә һәм әкият геройлары турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.
Бу көнне беренчеләр китапханәгә язылдылар, шулай итеп алар балалар китапханәсенең китап укучылары булдылар.
Әлеге сәяхәттән соң китапка һәм китап укуга карата ярату хисләре һәр баланың күңеленә гомергә кереп урнашыр дип ышанасы килә.