Егерменче йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятын Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Китап укучыларга ул прозаик буларак кына түгел, журналист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы буларак та билгеле. 17, 18 сентябрь көннәрендә Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Айдар, Олы Мишә, Урта Мишә авылы китапханәләрендә һәм Теләче җирлекара китапханәсендә бөек әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмәләр эшләнде. Урта Мишә авыл китапханәсендә шушы уңайдан "Олугъ каләм остасы" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.