Көз – иң матур ел фасылларының берсе.

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Көз – иң матур ел фасылларының берсе. Көзне һәркем үзенчә тасвирлый: алтын, салкын, юмарт, яңгырлы, боек. Ни генә дисәк тә, көз бик тә гүзәл чор, уңышлар җыелып амбарларга кергән, кыр эшләренә нәтиҗә ясар вакыт, мәктәпләрдә укулар башланган, кышкы салкыннарга әзерләнер вакыт. Салкын кышка да инде ерак калмады, ә урамда әлегә әбиләр чуагы, кояшның җылы нурларыннан ләззәт алып калыр вакыт. Шармыш авыл китапханәсендә “Әй, бу әкияти көз” дип исемләнгән фотолар конкурсы игълан ителде. Авылның яше-карты көзнең җылы, матур көннәрендә урамда газета журналлар,  кызыклы китаплар укып рәхәт таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International