Кишер быел бигрәк уңган
Күргәч исегез китәр,
Кишерне яраткан кеше
Бик тиз үсеп тә китәр.
3нче балалар бакчасында кишер,чөгендер быел аеруча уңды. Уңыш җыючыларның шатлыгы зур: быелгы кишер, чөгендер дә, эре булып үскән. Җәй көннәрендә җирне йомшартып, чүп үләннәрен утап һәм сулар сибү бушка китмәгән. Уңышны җыеп алып , сакларга куйдык.