ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Көз җитте. Бакчадагы чәчәкләр үз төсләрен югалта башлды, аларның орлыклары өлгерде. Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында, зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән яз көне утыртыр өчен орлыклар җыйдылар.Орлыклардан тишелеп чыккан үсентеләр киләсе елга да бакчабызны бизәр, үзләренең матурлыклары белән тирә-юньгә ямь өстәр.

22 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә Максабаш башлангыч мәктәбе  укучылары белән берлектә «Без терроризмга каршы» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. 


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Телэче районы хуҗалыкларында терлекчелек объектларын, аерым алганда, сыер торакларын, силос-сенаж чокырларын һәм яшелчә саклагычларны ремонтлау һәм төзү эшлэре бара.

     Бу чаралар сыер торакларын, яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж чокырларын төзү буенча республика программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. 2015 елда бу программага Телэче районының 5 хуҗалыгыннан 7-сыер торагы, 1 силос-сенаж чокыры хэм1 яшелчә саклагычы кергән, э инде 2016 елда район буенча программага 200 башка исэплэнгэн 7 торак керэчэк.

22 сентябрь көнне Түбән Саурыш башлангыч мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучылары  өчен көзге экскурсия оештырылды. Көз – табигатьнең   иң матур ел фасылы . Карагыз,  нинди генә төсләре  юк  аның! 

Бакчабызга йөрүче балалар өчен яшелчә бакчасы - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Ә саф һава үз чиратында сәламәтлекне ныгыту  һәм  саклау. Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы – уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. 

Олы Мэтэскэ балалар бакчасында балаларга сойлэм устеру дэресендэ Татарстан республикасы турында анлатылды. Балалар белән Татарстанның күп милләтле республика булуы, аның географик урыны, йолалары,милли бәйрәмнәре,күренекле шәхесләре белән танышу, туган илгэ, туган телгэ мэхэббэт, татар миллэтенэ карата горурлык хислэре хэм башка миллэт халкына хормэт тэрбиялэу һәм белемнәрне ныгыту максатыннан әңгәмә үткэрелде.Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләренең  милли киемнәре,бәйрәмнәре,чәй эчү йолалары турында шигырьләр сойлэнде.

Чөнки тирә якта – яшеллек, матурлык, саф һава. Балаларның укудан сонгы вакытларын күңелле итеп  үткәрә максатыннан Максабаш мәдәният йорты  хезмәткәрләре балалар белән бергәләшеп табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Балалар белән бергәләшеп балык тоттылар, туплы уеннар уйнадылар.
Экстремизмга каршы Республикада милләтара   бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан, 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде . 19 сентябрь көнне Ямбулат авылы клубында да урта сыйныф укучылары катнашында шул айлыкка карата әңгәмә үткәрелде.
Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.
Балалар  көзге табигатьне кузәттеләр, чуп-чарларны жыйдылар, төрле уеннар уйнадылар, вакытны кунелле һәм файдалы итеп уткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International