Максабаш балалар бакчасы янында кечкенә генә яшелчә бакчасы бар.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

     Безнең Максабаш балалар бакчасы янында кечкенә генә яшелчә бакчасы бар. Бакчабызга йөрүче балалар өчен яшелчә бакчасы - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Ә саф һава үз чиратында сәламәтлекне ныгыту  һәм  саклау. Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы – уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде. Көзнең искиткеч матур көнендә балалар уңышны җыеп алдылар. Үз кулларың  белән үстергән яшелчәләрне җыю бигрәк күңелле! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International