Икенче буын стандарты укучыларда белем белән беррәттән сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән. Санитар нормалар нигезендә уку вакытының уртасында динамик паузалар була. Анда укытучы җитәкчелегендә хәрәкәтле уеннар оештырыла.Беренче сыйныф укучыларына уеннар бик ошый.
Иске Җөри авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр көненә әзерлек эшләрен алып баралар. «Бар иде бит яшь чаклар» дип исемләнгән концерт программасында мәктәп укучылары һәм студентлар катнашачак. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнәчәк.
Безнең Шәтке балалар бакчасына, музыка шөгыльләрен үткәрергә музыка укытучысы Мухаметшин Ренат килде.Балалар Ренат абыйларын бик яраттылар,баянга кушылып бию – җырлау аларга бик охшады.Хәзер бергәләшеп өлкәннәр көненә әзерләнәбез.