Утырышны Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Утырышлар эшендә массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре дә катнашты.
Утырышта каралган көн тәртипләре буенча тиешле каралар кабул ителде.
Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!
Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлеклекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында.
2.Теләче муниципаль районы Башлыгын сайлау турында.
3.Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.
4. Теләче муниципаль район Советы комитетларының составын раслау турында.
5. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.
Конференциядә дүрт көн тәртибе каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция соңында партия сафларына яңа членнар кабул итү, аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.
22 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Терроризм һәм экстремизм -җәмгыять куркынычы" темасына китап укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга "теракт","терроризм" төшенчәләре аңлатылды.