ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Шул кичәгә «Сандугач» җыр сөючеләр берләшмәсенә йөрүчеләр белән репетиция өлеше уздырылды. 
Казаклар авылы мәдәният йорты территориясен  чиста тоту максатыннан клуб тирәсендә чисталык сәгате үткәрелде,  тирә-якны чүптән, чүп- үләннәрдән арындырдык.
Балалар берләшмәгә бик теләп йөриләр,мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашалар.Мондый чаралар балаларны төрле яктан ачарга,аларның сәләтләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. 

23 нче сентябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә укучылар белән мониторинг үткәрелде. Балаларның шәхси-эмоциональ халәтләрен ачыклау өчен уздырылган бу чарада барлык укучылар да катнашты. Укучыларның тест ярдәмендә шәхси-эмоциональ халәтләрен ачыклау  балаларга  вакытында  психологик ярдәм күрсәтү өчен кирәк.Психолог белән уздырылган бу чарага әти-әниләр дә үзләренең ризалыклары бирделәр.

Табигатьтә әбиләр чуагы дәвам итә. Алтын көзне, табигатьне күзәтү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре көзге урманга экскурсиягә бардылар. Урманның матурлыгын, агачларның алтын-сары яфракларын, гөмбәләр, кырмыска оялары күреп балалар сокландылар.
Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Шуны истә тотып Айдар балалар бакчасында иртәнге гимнастика көндәлек үткәрелә. Быелгысы уку елыннан гимнастика һәм физик культура шөгыльләре өчен ак футболка, кара шортик һәм чешкалар булдырылды. Гимнастика спортзалда бубеннар һәм музыка ярдәмендә үткәрелә. Балалар бик теләп шөгыльләнә. 
Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбәрәк  бәйрәмнәренең берсе. Кадерле дин-кардәшләребез! Сезне Корбан гаете белән ихлас теләктән тәбрик итәбез. Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, йортларыбызга-илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт  насыйп булсын. Шушы бәйрәм уңаеннан авылыбыз имамы Мөхәммәт хәзрәт балаларга бәйрәм күчтәнәче өләште. Балалар бу бүләккә бик сөенделәр. 
В личном зачете Хасаншин Булат занял 2 место (подтягивание на перекладине) и 1 место в беге на 60 метров. Залялиева Эльвина -  1 место в беге на 60 метров и 2 место – поднятие туловища. 
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "Терроризмның милләте юк!" дип исемләнгән мәктәпкүләм чара булып үтте. Чараның максаты:теракт куркынычы туганда  үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, толерантлык,сакчыллык, тирә- юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итү. Балалар иртәсендә 8 нче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар, тема буенча видеоролик, Беслан фаҗигасен сурәтләгән кадрлар күрсәтелде. Бу файдалы чараны 7 нче сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International