Табигатькә экскурсия.

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Табигатьтә әбиләр чуагы дәвам итә. Алтын көзне, табигатьне күзәтү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре көзге урманга экскурсиягә бардылар. Урманның матурлыгын, агачларның алтын-сары яфракларын, гөмбәләр, кырмыска оялары күреп балалар сокландылар.
Ачык һавада барысы бергә физик күнегүләр ясадылар, төрле күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр,  тирә-яктагы матурлык белән хозурландылар.  Ахырдан, балалар күркәләр, гербарий ясарга дип көзге яфраклар һәм чәчәкләр җыйдылар. Балаларга экскурсиядә  бик ошады, алар табигать кочагыннан  үзләренә  көч һәм энергия туплап кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International