Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Шуны истә тотып Айдар балалар бакчасында иртәнге гимнастика көндәлек үткәрелә. Быелгысы уку елыннан гимнастика һәм физик культура шөгыльләре өчен ак футболка, кара шортик һәм чешкалар булдырылды. Гимнастика спортзалда бубеннар һәм музыка ярдәмендә үткәрелә. Балалар бик теләп шөгыльләнә.