23 нче сентябрь көнне район мәдәният йортында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлеклекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында.
2.Теләче муниципаль районы Башлыгын сайлау турында.
3.Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.
4. Теләче муниципаль район Советы комитетларының составын раслау турында.
5. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Ринатович Сафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: Садриев Камил Гайнетдинович, Садыйкова Разия Габделәхәтовна һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Яшерен тавыш бирү юлы белән Теләче муниципль районы башлыгы итеп Илдус Фатыйх улы Зарипов сайланды.