Түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Татарстанда игълан ителгән экстремизмны кисәтү һәм аның белән көрәш айлыгы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә "Экстремизм, терроризмның җәмгыять өчен куркыныч яклары” темасы буенча түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмә барышында үзеңнең һәм башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт белән карау, дуслык
төшенчәсенең киң мәгънәдә бер –береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды, дуслык һәм тынычлык турында шигырьләр укылды, сорауларга җаваплар тыңланды. Түгәрәк өстәл барышында китапханәдә әлеге темага әзерләнгән мәгълүмати стенд та файдаланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International