23 сентябрь көнне "Бердәм Россия" политик партиясе Теләче җирле бүлендегенең 24нче конференциясе үтте.

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
   23 сентябрь 2015 ел көнне район мәдәният йортында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең чираттагы 24 нче Конференциясенең икенче этабы булып узды. Конференцияне  Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Конференция эшендә Партиянең төбәк политсоветы әгъзасы, Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау оешмасы җитәкчесе Юлия Нигматуллина, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

   Конференциядә дүрт көн тәртибе каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция соңында партия сафларына яңа членнар кабул итү, аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International