Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү буенча балаларның белемнәрен системалаштыру, билгеләрнең күп төрле булуын, һәрберсе транспорт йөртүчеләргә, җәяүлеләргә аерым бер информация аңлатуын, шуларны белеп, төгәл үтәгән вакытта юлларда хәфев-хәтәрсез йөрергә мөмкин булуын балаларга җиткерү максатыннан 3нче балалар бакчасында очрашу узды. Бу чарада ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамил улы катнашты. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре төшендерү буенча, машинада барганда балалар нинди креслога утырып йөрергә тиешлеге турында видеороликлар күрсәтелде. Илнур Дамир улы балалар белән юл аркылы чыгу буенча практик эшчәнлек алып барды, очрашу истәлекле фотога төшү, балаларга буклетлар тарату белән тәмамланды.