Соңгы еллар татар халкының тормышына зур үзгәрешләр алып килде.

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

 Соңгы еллар татар халкының тормышына зур үзгәрешләр алып килде. Халыкның туган теленә, милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибар артты. Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш меңнәрчә елларныңҗимеше, нәтиҗәсе.

Балалар бакчасыннан башлап  без балаларны  халкыбызның тарихы, гореф—гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте  белән таныштырырга тиеш. Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына Корбан бәйрәмебезгә кунак буларак Исмәгыль хәзрәт килде. Ул балаларга угет-нәсыйхәтләрен һәм хәер-фатыйхаларын бирде, аларга бәйрәм күчтәнәчләре өләште.

Корбан бәйрәме котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International