ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Чара ГТО нормативларын тапшыручы  яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү һәм мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылды.Ярышларда безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең командасы да уңышлы гына катнашып, 3 нче урынга лаек булды.Ярыш программасы нигезендә катнашучылар үзләрен теоретик, хәрби-тактик һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча сынадылар. 

2015 елның 15, 16 сентябрь көннне “Родник” халыккка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрү буенча, үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләр янына барып кайттылар. 

     2015 елның 11 сентябрь конне “ Родник ”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. “Ирекле волонтерлар” булырга чакырды, һәм аларны алдагы көндә ничек итеп эшләргә икэнен аңлатты.

Әлеге акциянең төп бурычы – китап укчыларның санын арттыру, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү. Шуңа күрә китапханә кысаларыннан без Теләче урта мәктәбе каршындагы скверга чыгарга булдык. 
Көч куллануга каршы без” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Башта “Сак бул, экстремизм” темасына әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын. Конкурска нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.              

Балалар иҗат үзәгенең “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укчылар ( 1 сыйныф), өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә,  кәгазь белән эшне башлап җибәрделәр. Беренче дәресләрдән үк укучылар педагогны үз итеп кул эшләре эшләргә керештеләр.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләр  дә укучыларыбызны ел әйләнәсе тукландырып торырга җитәчәк.
Алар  ачык  дәрес, класстан тыш чара, спорт, сәнгать  өлкәсендәге  чараларны төшерде. Милли ярминкә оештырылды. Укучылар  үзләре пешергән  ризыкларны  тәкъдим  итте. Бәйрәм  җыр-бию белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International