17 сентябрь көнне мәктәбебезгә ТНВ тапшыруыннан кунаклар килде. Алар ачык дәрес, класстан тыш чара, спорт, сәнгать өлкәсендәге чараларны төшерде. Милли ярминкә оештырылды. Укучылар үзләре пешергән ризыкларны тәкъдим итте. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.