Безнең бакчабызда балаларның ирекле,сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар:кибет,гараж, хастаһанә һ.б.Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә,шулай ук кибетче,врач,парихмахер профессияләренә мәхәббәт тәрбияләргә дә булыша.
2015 елның 15, 16 сентябрь көннне “Родник” халыккка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрү буенча, үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләр янына барып кайттылар.
2015 елның 11 сентябрь конне “ Родник ”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. “Ирекле волонтерлар” булырга чакырды, һәм аларны алдагы көндә ничек итеп эшләргә икэнен аңлатты.