Балаларга мәктәп белән танышу максатыннан 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хадиева Ф.Г., тәрбияче ярдәмчесе Галлямова Р.Р., мәктәпкә экскурсиягә бардылар.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Балаларга мәктәп белән танышу максатыннан 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хадиева Ф.Г., тәрбияче ярдәмчесе Галлямова Р.Р.,  мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны ,мәктәп янәшәсендәге паркта, мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта  мәктәп ашханәсендә чәй дән дә авыз иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар, спорт залы белән дә таныштылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәпкә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International