Көзге экскурсиягә чыктылар.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Шамсутдинова И.А, тәрбияче ярдәмчесе Миронова Г.П, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М, физик үсеш инструкторы Насибуллина Л.Ш белән бергәлектә  табигать почмагына  көзге  экскурсиягә  чыктылар.  Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән көзге табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар  агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, каен агачы тирәсендә әйлән-бәйлән(хоровод) дә җырладылар. Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге  үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Әлеге экскурсиядән балалар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International