Шул уңайдан район үзәк паркында мәдәният йорты үзэшчәннәре тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты узды. Концертта Флюза Галавиева, Ильсур Шайдуллин, Әльфия Поташова,Зульфия Ибрагимовалар башкаруындагы җырлар яңгырады.
Әдәбият елы уңаеннан Субаш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Петрова Л.П. укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Сәнгатьле китап укучы балаларга ул бүләкләр тапшырды.
2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә депутаталарын сайлаулар булып узды. Ямбулат авылында да сайлаулар тыныч һәм гадел шартларда үтте. Көн дәвамында концерт алып барылды һәм чәй табыны әзерләнде.
Субаш авылы мәдәният хезмәткәре иҗтимагый эшче белән берлектә “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” кысаларында, тыл ветераны Анна Платоновага бакча эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.
“Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 12 сентябрь конне Шармыш авылы мэдэният хезмэткэре Е.И. Тарасова, мэдэни чараларда актив катнашучылар белэн берлектэ, авылдага обелиск территориясен чүп- чардан чистарттылар, корган яфраклардан арындырдылар, агачлар утырттылар.
«Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында, 12 сентябрь көнне Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре Советлар Союзы герое А.К. Ксенофонтов истәлегенә куелган һәйкәл территориясен җыештырдылар.
Яңа уку атнасы башланды. Бүген мәктәп күләмендә атналык линейка үткәрелде. Уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары укучыларны бу уку елында фәннәр буенча булачак мониторинг белән таныштырды. Укучыларга бар көчне укырга бирергә кирәклеге турында әйтелде.