Авылыбыздан чыккан эшмәкәребез Хакимов Хәмит Габделхай улы, авыл халкы өчен игелекле эшләр эшләвен дәвам итә. Шуларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илебезнең азатлыгы, безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләренең гомерләрен аямыйча яу кырында ятып калучыларга һәйкәл төзетте. Без Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре уз чиратыбызда һәрдаим аны чүп үләннәреннән арындырып, чәчәкләрне тәртиптә тотып карап торабыз. Без бу эшебезне үзебезнең бурычыбыз итеп, җаваплы карыйбыз.