ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Шармыш авылыннан Пашагин Роман (7 яшь) һәм Маланина Альбина (11 яшь) авылның библиотекаре Терентьева И.В. җитәкчелегендә “Минем Пушкиным” исемле бөтенроссия күләмендә узучы балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар. Алар язучыга һәм аның иҗатына булган хисләрен кәгазь битенә төшерделәр. Балаларның иҗат эшләре бөтенроссия конкурсы комиссиясе каравына җибәрелде.

Кешенең киләчәге – үз кулында. Бу көнне Олы Нырсы авылы җирлегендә яшәүчеләр Республикабызның, районыбызның, үзләренең hәм якыннарының язмышына битараф калмадылар. Олы Нырсы җирлегендә сайлаулар бик актив үтте. 

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. 
Республика хәйрия акциясе кысаларында 11 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеменә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, 1936 елгы Потанова Маруся әбигә һәм 1938 елгы Каримова Зәйтүнә әбигә көзге уңышны алуда, бакча эшләрендә  булышлык күрсәттеләр.  
14 – сентябрь көнне Максабаш балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен кабаттан  тикшерү максатыннан  Теләче һәм Саба районнары буенча төп белгеч -эчке эшләр майоры Тимерханов Ленар Марселевич  килде.

Җәй буе Максабаш башлангыч мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләде. Безнең хезмәтебез нәтиҗәсендә мәктәбебез, тирә-якка ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Без шулай ук яшелчәләр үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бигрәктә кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыеп алабыз. Чөнки алар составында кеше организмы өчен кирәкле витаминнар күп. 

Кичә башкалардан аерылып  торды. Бәйрәмне табигать кочагында уздырдылар.   Очрашу  төрле спорт ярышлары, җыр һәм бию белән үрелеп барды. 

Бәйрәмдә Саба  урман хужалыгы директоры  Васил Гыйззәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да катнашты.

   Чара Арчадан килгән коллегаларыбыз катнашындагы концерт, «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Канат тартышу» кебек уеннар белән үрелеп барды.  
"Серле сандык"та китап яратучылар өчен кызыклы китаплар урын алды. Укыган китаплардан алган фикерләрен язып куяр өчен шунда ук "Тәкъдимнәр һәм фикерләр дәфтәре" дә бар. "Серле сандык" гаиләдән гаиләгә күчеп йөриячәк. Китапларның кайсы гаиләдә булуы махсус дәфтәрдә теркәлеп барылачак. "Серле сандык" иң беренче булып Рахимовлар гаиләсенә тапшырылды.
2015 елның 11 сентябрь конне “ Родник ”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. “Ирекле волонтерлар” булырга чакырды, һәм аларны алдагы көндә ничек итеп эшләргә икәнен аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International