Шармыш авылыннан Пашагин Роман (7 яшь) һәм Маланина Альбина (11 яшь) авылның библиотекаре Терентьева И.В. җитәкчелегендә “Минем Пушкиным” исемле бөтенроссия күләмендә узучы балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар. Алар язучыга һәм аның иҗатына булган хисләрен кәгазь битенә төшерделәр. Балаларның иҗат эшләре бөтенроссия конкурсы комиссиясе каравына җибәрелде.
Рус композиторы П.И. Чайковскийның тууына 175 ел тулу уңаеннан “Биюче әкиятләр” исемле бөтенроссия күләмендә узучы балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурска Шармыш авылыннан Пашагин Роман һәм Колбасов Артемның (9 яшь) рәсемнәре җибәрелде. Пашагин Р. үзенең рәсемендә биюче парны сурәтләсә, Колбасов А. күселәргә каршы көрәшүче Щелкунчикны ясаган.