12 сентябрь Лесной авылында зур «Урман бәйрәме» булып узды. Бәйрәмдә Саба урман хужалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да катнашты.
Чара Арчадан килгән коллегаларыбыз катнашындагы концерт, «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Канат тартышу» кебек уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук килгән бәйрәмебез катнашучылары җылы чәй, коймак һәм башка төрле тәм-томнардан авыз итә алдылар.