13 сентябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулары булып узды.
Сайлаулар Лесной авылында бу юлы да оешкан төстә узды.Тавыш бирүләрдә авылдашлар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр. Иртәдән музыка куелган иде, сайлаучылар төрле тәм-томнар белән җылы чәй эчә ала иделәр.
Бүген әйләнә-тирә дәресендә Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Көзнең үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар һәм кошлар тормышындагы үзгәрешләр күзәтелде. Басу-бакчалардагы көзге эшләр турында әңгәмәләр үткәрелде. Гербарий өчен көзге яфраклар җыелды. “Көз” темасына рәсем ясарга өй эше бирелде.
“Экстремизмга - юк” айлыгы кысаларында 12 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сак бул, экстремизм!” темасына күргәзмә куелып, китап укучылар белән әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын.
Безнең нинди һаваны сулавыбыз урманнарның күләме һәм нинди халәттә булуыннан тора. Аннан башка урман безне туендыручы да, киендерүче дә, җылытучы һәм дәвалаучы да. Шуңа күрә кемнең хезмәте урман хуҗалыгы белән бәйле , аларны без киләчәкне саклаучылар дип атый алабыз.
15-17 нче сентябрь көннәрендә безнең илебездә иң зур масштаблы экологик бәйрәмнәрнең берсе – Россия урман көне билгеләп үтелә. Бу вакытка гадәт буенча массакүләм урман утыртулар, табигатьне саклау акцияләре оештырыла.