Урман –мәңгелек байлык чыганагы.

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

 Урман –мәңгелек  байлык  чыганагы. Безнең нинди һаваны сулавыбыз урманнарның күләме һәм  нинди халәттә  булуыннан тора. Аннан башка урман безне туендыручы   да, киендерүче дә, җылытучы һәм дәвалаучы да. Шуңа күрә кемнең хезмәте урман хуҗалыгы белән бәйле , аларны без  киләчәкне саклаучылар дип атый алабыз.

    15-17 нче сентябрь көннәрендә безнең илебездә иң зур масштаблы экологик бәйрәмнәрнең берсе – Россия урман көне билгеләп үтелә. Бу вакытка гадәт буенча массакүләм урман утыртулар, табигатьне саклау  акцияләре оештырыла.

     География дәресендә “Табигатьне саклау, табигать байлыкларына сакчыл караш”  темасына әңгәмә үткәрелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International