13 сентябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулары булып узды.
Килгән сайлаучылар өчен иртәдән матур җырлар яңгырады, шулай ук алар өчен җылы коймак һәм чәй дә әзерләнгән иде.