ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Күкчә авылы китапханәсендә танылган әдип һәм  җәмәгать эшлеклесе, прозаик, журналист, публицист, әдәби критик, тәрҗемәче, Татар­станның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм Г.Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Гариф Ахуновның тууына 90 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Язучының “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы югары бәяләнде.

14 нче сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Район китапханәсеннән кайткан яңа китаплар исәпкә алынып, алар буенча “Яңа китап - иң якын дус”китап күргәзмәсе оештырылды. Һәр яңа китап укучылар кулына барып җитәрлек итеп тәгъдим ителде. Китаплар буенча әңгәмәләр үткәрелде. Яңа китаплар китапханәгә килә алмаучыларның  өйләренә алып барып бирелде.

 

Мондый төр чаралардан китапханәчеләр дә читтә калмыйлар.  Ярминкәгә Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе һәм мәктәп хезмәткәре барды. Ярминкәдә сөт продуктлары, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорлар, салатлар һәм бәйләнгән әйберләр сатылды. Ярминкәгә халык күп килгән иде, алып барган әйберләр сатылып бетте. 

Шул уңайдан Россия Дәүләт Балалар китапханәсе тарафыннан “Биюче әкиятләр” дип аталган Халыкара, шулай ук “Минем Пушкин” - Бөтенроссия рәсемнәр бәйгеләре игълан ителгән иде. Әлеге бәйгеләрдә түбәндәге балалар актив катнаштылар: 

Һәр кичә сценарий ярдәмендә сәхнәгэ куела. 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан «Сез хөрмәткә лаек, кадерләребез»  дигән сценарий эшләнә. Сценарий буенча сәхнәдә өлкәннәр үзләренең осталыкларын күрсәтерләр дип планлаштырыла. 
Сайлауга килгән авылдашларыбыз хөрмәтенә чәй табыны, коймак,  казанда ботка пешерелде.  "Балкыш" җыр-бию ансамбле  катнашында концерт куелды.
Айдар авыл җирлегендә  сайлаулар оешкан төстә узды. Айдар сайлау участогында 240 сайлаучы, Субаш сайлау участогында 179 сайлаучы бар иде. 419 сайлаучының 418-е сайлауда үз тавышын бирде. Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге җаваплы эштә читтә калмады. Концерт прогаммасы әзерләнде һәм сайлаучылар кайнар коймак белән сыйланды.

Безнең Шәтке балалар бакчасында физик тәрбия махсус физкультура дәресләрендә,шулай ук уен эшчәнлегендә һәм балаларның көндәлек тормышында гамәлгә ашырыла. Балалар фикультура дәресен көтеп алалар һәм бик яраталар.

Сайлаулар Лесной авылында  бу юлы да оешкан төстә узды.Тавыш бирүләрдә авылдашлар   актив катнашып, үз гражданлык  бурычларын намус белән үтәделәр. Иртәдән  музыка куелган иде,  сайлаучылар төрле тәм-томнар белән җылы чәй эчә ала иделәр

Балалар иҗат үзәгенең «Туган як серләре» түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Ракыйф кызы җитәкчелегендә, 13 сентябрь көнне Миннегөл әбигә ярдәм итергә бардылар. Балалар аның йорт- җирләрен җыештырып чыгардылар, ишек алларын себерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International