Балалар иҗат үзәгенең «Туган як серләре» түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Ракыйф кызы җитәкчелегендә, 13 сентябрь көнне Миннегөл әбигә ярдәм итергә бардылар. Балалар аның йорт- җирләрен җыештырып чыгардылар, ишек алларын себерделәр. Әби балаларга ихлас рәхмәтләрен белдереп күз яшләрен сөртеп алды. Балалар өйләренә, чын күңелдән сөенеп таралыштылар.