2015 ел – Әдәбият елы.

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

     2015 ел – Әдәбият елы. Шул уңайдан Россия Дәүләт Балалар китапханәсе тарафыннан “Биюче әкиятләр” дип аталган Халыкара, шулай ук “Минем Пушкин” - Бөтенроссия рәсемнәр бәйгеләре игълан ителгән иде. Әлеге бәйгеләрдә түбәндәге балалар актив катнаштылар:

 

Закиров Руслан Ильнур улы, 14 яшь, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сафиуллин Ильмир Илдар улы, 10 яшь, Урта Мишә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Хафизова Азалия Илгизәр кызы, 10 яшь, Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фатихов Руслан Линар улы, 6 яшь, Үзәк балалар бакчасы

Плечистов Константин Александр улы, 11 яшь, “Саба районы VIII төрдәге махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе”

   

      Балалар бирелгән темаларга иҗади якын килгәннәр. Үзләренең эшләрендә алар әлеге әсәрләрнең мәгънәләрен ачып бирүне, сәнгати күзаллауны чагылдырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International