Конференцияне Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Утырышлар эшендә массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре дә катнашты.
Утырышта каралган көн тәртипләре буенча тиешле каралар кабул ителде.
Чара ГТО нормативларын тапшыручы яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү һәм мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Ярышларда районның Теләче, Үзәк, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Алан, Баландыш, Иске Җөри һәм Олы Мәтәскә мәктәпләреннән 8 команда катнашты. Ярыш программасы нигезендә катнашучылар үзләрен теоретик, хәрби-тактик һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча сынадылар.15 сентябрьдә Казаклар авылы китапханәсендә драматург, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәт (Гыйззәтуллин)нең тууына 120 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.