Юлларда сак бул.

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

«Игътибар, балалар” акциясенең йомгаклау этабы булып бүгенге уздырылган мероприятияләр булды. Чакырылган кунаклар мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. белән ГКУ “Фәнни һәм белем бирү  программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның  әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. булды. Исхакова Л.Ф. белән Мөхәмәтҗанова М.Е. 2кечкенәләр төркемендә “Бәләкәчләрдә аю малае кунакта” диеп аталган күңел ачу чарасы; уртанчыларда Шәмсетдинова И.А.”Без урамнан барабыз”диеп аталган шөгыль;өлкәннәрдә Башарова Л.Х, Хисамутдинова Л.Н., Терло Э.В.  “Өч искиткеч төс” дигән шөгыльләр күрсәттеләр.  Ә инде  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Фәсхетдинова В.К, педагог- психолог Хаҗипова С.Н.,  татар телчесе Сабирҗанова Л.М. белән “Юлларда уйнама” һәм “Светофор мәктәбе” диеп аталган тетральләштергән әкияти маҗаралар иленә барып кайттылар. Ахырда Динар Рамилевич үзенең киңәшләрен биреп, балаларга истәлекле бүләкләр өләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International