Балалар куркынычсызлыгы айлыгы.

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
   Уку елы башында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларның җәйге каникуллардан соң юлда йөргәндә, транспортта,гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан, 2015 елның 17 августыннан 17 сентябрьгә кадәр Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Айлык кысаларында мәктәптә куркынычсызлыкны кисәтү буенча күп чаралар үтте. Бүген 5 нче сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә. мәктәп күләмендә юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган балалар иртәсе үткәрде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International