14 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Алга яшь армеецлар!” хәрби-спорт уеннары узды. Чара ГТО нормативларын тапшыручы яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү һәм мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Ярышларда районның Теләче, Үзәк, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Алан, Баландыш, Иске Җөри һәм Олы Мәтәскә мәктәпләреннән 8 команда катнашты. Ярыш программасы нигезендә катнашучылар үзләрен теоретик, хәрби-тактик һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча сынадылар. Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Үзәк мәктәбе командасы лаек дип табылды. Әле команда 21 сентябрь көнне Казанда “Патриот”яшьләрнең спорт-патриотик әзерлек үзәгендә узучы зона ярышларында Теләче районы данын яклаячак.