ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә танылган прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Ахуновның
тууына 90 ел тулу уңаеннан "Күпкырлы талант иясе" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Язучының күргәзмәгә куелган әсәрләре китап укучыларда кызыксыну уятты.
Бу язучы иң күренекле детектив авторы булып санала. Аның детектив прозасын иң күп басылучы һәм укылучылар исәбенә кертергә була. Ул 60 тан артык детектив роман язган.
Агата Кристины
ң туган көне уңаеннан Олы Мишә авыл  китапханәсендә  “Иң уңышлы детектив авторы” дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырылды
Балалар белән "Безнен китаплы йортыбыз" темасына әңгәмә корылды. Китапханәче Халикова М.Г. балаларны китапханә  һәм китапларны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. Алар өчен “Минем яраткан китапларым”
китап күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар китапларны зур кызыксыну белән карадылар һәм китапханәгә укучы булып язылдылар.
Конкурсның район этабы 1енче сентябрьдән 30ынчы сентябрьгә кадәр уздырыла. Аның максатлары һәм бурычлары булып, Татарстан республикасында халык ара бердәмлекне ныгыту, толерантлык һәм социаль нормаларны аңлау, балаларда һәм яшүсмерләрдә терроризмга һәм экстримизмга каршы булган дөньяви күзаллауны формалаштыру,  Татарстан республикасында яшәүче балалар һәм яшүсмерләрдә  халыклар тарихына карата кызыксыну уяту. 

  16 сентябрь көнне Урта Мишә авыл клубы, китапханә белән берлектә “Терроризмга-юк!”исеме астында укучылар белән әңгәмә уздырдылар. Чарада терроризм,экстремизмның ни икәнлеге аңлатылды.Укучыларга дуслык,тынычлык турында шигырьләр укылды.

Андагы эшчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алдылар, үзләренең профессияләренең үзенчәлекле яклары белән таныштырдылар, электр җиһазларын кулланган вакытта үтәлергә тиешле  төп кагыйдәләрне тагын бер кат искәртеп үттеләр. Экскурсия бик кызыклы үтте, балалар күп мәгълүмат алдылар.
Балалар иҗат үзәгендә һәм гомум белем бирү мәктәпләрендә “Дөньяда балалар дулкыны” дип исемләнгән  акция старт алды. Өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегендә, “Фольклор-бию” түгәрәгенә йөрүче укучылар әлеге акцядә бик теләп катнашалар. Укучылар  махсус  открыткага, “ни өчен без яратыбыз” дигән темага үзләренең фикерләрен төшерәләр. 

2015 елның 15, 16 сентябрь көннне “Родник” халыккка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрү буенча, үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләр янына барып кайттылар. 

Бу уңайдан, Олы Нырсы урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары “эзтабарга” кабул ителде. “Без –эзтабар” дигән темага сәяхәт оештырылды. Укучылар сәяхәткә “Ковер-самолет”та очтылар. Чарада укучылар бик актив катнаштылар. Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә алар тылсымлы ачкыч йәм баллы бүләккә ия булдылар.

Халыкта китапка карата мәхәббәт уяту, китап укучыларны китапханәгә тарту, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Мин укырга яратам” атналык акциясе кысаларында оешмаларга чыгып яңа китаплар тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International