Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары “Без халыклар дуслыгы өчен! Без көч куллануга каршы!” исеме астында уздырылучы республика конкурсының район этабына әзерлекне башладылар. Конкурсның район этабы 1енче сентябрьдән 30ынчы сентябрьгә кадәр уздырыла. Аның максатлары һәм бурычлары булып, Татарстан республикасында халык ара бердәмлекне ныгыту, толерантлык һәм социаль нормаларны аңлау, балаларда һәм яшүсмерләрдә терроризмга һәм экстримизмга каршы булган дөньяви күзаллауны формалаштыру, Татарстан республикасында яшәүче балалар һәм яшүсмерләрдә халыклар тарихына карата кызыксыну уяту. Катнашучыларга уңышлар!