Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячеләре зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнә йөрүче балаларны район электр челтәренә экскурсиягә алып бардылар. Андагы эшчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алдылар, үзләренең профессияләренең үзенчәлекле яклары белән таныштырдылар, электр җиһазларын кулланган вакытта үтәлергә тиешле төп кагыйдәләрне тагын бер кат искәртеп үттеләр. Экскурсия бик кызыклы үтте, балалар күп мәгълүмат алдылар.