15 нче сентябрьдә инглиз язучысы Агата Кристига 125 яшь тулды. Бу язучы иң күренекле детектив авторы булып санала. Аның детектив прозасын иң күп басылучы һәм укылучылар исәбенә кертергә була. Ул 60 тан артык детектив роман язган.
Агата Кристиның туган көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Иң уңышлы детектив авторы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының иң күренекле әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турындагы белешмәләр урын алган.