7-14 сентябрь көннәрендә республикада “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” акциясе үткәрелә.

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
7-14 сентябрь көннәрендә республикада “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” акциясе үткәрелә. Әлеге акциядә Айдар авылы китапханәсе дә катнашты. 13 сентябрь көнне китапханә каршында китап укучыларыбыз игътибарына, шәфкатьлелек, яхшылык, дуслык турындагы китап-журналларны үз эченә алган "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Шулай ук бу көнне китапханәгә килүчеләр мәкальләр, танылган шәхесләрнең яхшылык турында әйтелгән әйтемнәре язылган истәлекле бүләккә дә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International