Күкчә авылы китапханәсендә танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе, прозаик, журналист, публицист, әдәби критик, тәрҗемәче, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм Г.Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Гариф Ахуновның тууына 90 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Язучының “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы югары бәяләнде.