Узган шимбәдә Казанда башланып киткән ярминкәдә Олы Мәтәскә авыл җирлеге дә катнашты. Мондый төр чаралардан китапханәчеләр дә читтә калмыйлар. Ярминкәгә Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе һәм мәктәп хезмәткәре барды. Ярминкәдә сөт продуктлары, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорлар, салатлар һәм бәйләнгән әйберләр сатылды. Ярминкәгә халык күп килгән иде, алып барган әйберләр сатылып бетте.