13 сентябрь сайлау көнне Шәтке авылы мәдәният йорты каршында урам бәйрәме оештырылды. Сайлауга килгән авылдашларыбыз хөрмәтенә чәй табыны, коймак, казанда ботка пешерелде. "Балкыш" җыр-бию ансамбле катнашында концерт куелды.