“Игътибар, балалар!”

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

     “Игътибар, балалар!” акциясе кысаларында, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Шамсутдинова И.А һәм тәрбияче ярдәмчесе Миронова Г.П белән берлектә экскурсиягә чыктылар.  Урам белән танышуны  балалар үзләре бакчага йөри торган юл турында сөйләшүдән башладылар. Балалар бакчасы Теләче аша узучы юлдан ерак түгел урнашкан. Олы юлдан бакчага илтүче юл аралыгында урнашкан юл билгеләре, тротуар, юлның машиналар йөри торган өлеше, җәяүлеләр кичүен Ирина Анатольевна балаларга күрсәтте һәм сөйләде. Балалар белән юлдан узучы  машиналарны күзәттеләр, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыттылар.Шулай ук  Ирина Анатольевна аварияләр килеп чыкмасын өчен, җәяүлеләр үтәргә тиешле кагыйдәләрне аңлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International