14 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район буенча уздырылган « Яшь армейцлар алга!» хәрби-спорт уенында катнаштылар. Бу ярышларның максаты булып ,укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларның физик әзерлекләрен тикшерү тора. Мәктәбебез укучылары ярышларның һәр төрендә уңышлы чыгыш ясап 3 нче урын алып кайттылар. Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә балаларга физик һәм патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә бирелә.Укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез,аларны уңышлары белән котлыйбыз!