«Якты өметләрнең ак төсе» шундый исем астында 13 сентябрь көнне Алан мәдәният хезмәткәрләре сайлаучылар өчен ял кичәсе үткәрделәр. Авыл халкының күңеленә матур җырлар, «Икмәк булса – җыр да була» дип исемләнгән күргәзмә, табадан гына төшкән кайнар коймак белән самовар чәе бик хуш килде. Көн уртасына 80% сайлаучы тавыш биргән иде.